19 апрель 2019 яңалыклары
-
19 апреля 2019 - 18:09
Казанда тхэквондо ГТФ буенча Россия чемпионаты һәм беренчелеге уза
Казанда тхэквондо ГТФ буенча Россия чемпионаты һәм беренчелеге старт алды. Бәйге 4 көн дәвам итә, ярышлар Европа чемпионаты һәм беренчелегенә сайлап алу статусына ия. -
19 апреля 2019 - 16:13
Париждагы Изге ана соборының хәзер нинди хәлдә икәне якыннан карарга була
Телефон экраныннан бармак белән йөртеп якынайтып, якын тирәне карап була. Компьютерда да соборның барлык дитальләрен якынайтып карап була. -
19 апреля 2019 - 15:55
Ничек ашатуларнын тикшерер өчен депутатлар мәктәп ашханәсендә туклана башлаячак
Май аенда Башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре һәм шәһәр Думасы депутатларынан торган төркем формалашачак һәм әлеге төркемгә кергән кешеләр мәктәптә тукланып караячак. -
19 апреля 2019 - 13:20
Энҗеле калфак
Хәтерлисезме, моннан бер җиде-сигез ел элек «Яңа гасыр» каналыннан «Сөюләрем сине хак минем» дигән телефильм күрсәткәннәр иде. Режиссер Нурания Җамали куйган татарча әлеге фильмны бик яратып кабул итте тамашачы. Артистлары да кемнәр диген: Фәнис Җиһанша, Алсу Каюмова һәм… Иркәгөл ролендә уйнаган кечкенә генә кызчык. Энҗе Әхмәтҗанованың әлеге дебюты уңышлы була. Шул көннән аны урамда танып, сәлам бирә башлыйлар, телевидениегә эшкә чакыралар… Кыскасы, Энҗе хәзер сәхнәдән төшми дә диярлек. -
19 апреля 2019 - 12:44
Җырчы Максим татар телен өйрәнә?
Видеода җырчы Максим татарча сөйләшә. Әлбәттә, күпчелек кешедә рус җырчысында татар теленә мондый кызыксыну булуы соклану тудыра. -
19 апреля 2019 - 12:23
Алдынгы почтальоннарны бүләкләделәр
Күркәм гадәт буенча, 19 апрель көнне, “Татмедиа” агентлыгында унберенче мәртәбә республикабызның иң яхшы хат ташучыларын һәм почта бүлекчәләрен котладылар. -
19 апреля 2019 - 11:34
Тукай, сине күпләр искә ала. Ә кайберәүләр – юк...
Апрель – Тукай ае. 15ендә бөек татар шагыйренең үлеменә 106 ел тулды, 26 апрельдә аның тууына 133 тулу көнен билгеләп үтәчәкбез. Татар мәдәнияте-сәнгате һәм тарихы белән бәйле оешмалар, гадәттә, апрель аенда Тукай исеме белән бәйле чаралар оештырырга тырыша. Быелгы Тукай ае тарихка ниләр белән кереп калды һәм керәчәк? -
19 апреля 2019 - 09:16
Төхватуллин килеп чыккан проблеманы бик матур итеп чишкән
18 апрельдә, Туймазы районының Кандра авылында, Ришат Төхвәтуллин утсыз концерт куйган. Ут сүнүнең сәбәбе — мәдәният йорты янындагы басуда чәчкеч таккан трактор, электр баганасына килеп бәрелгән һәм якын тирәне утсыз калдырган.